news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында юл һәлакәте фаҗига белән тәмамланды

Юл кагыйдәләрен бозган аркасында, "Лада Ларгус" җиңел автомобиле йөртүчесенең гомере өзелә.

(Казан, 10 март, "Татар-информ”). Бүген Татарстанның Яшел Үзән районында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына республиканың Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.

Иртәнге сәгать 9лар тирәсендә М7 трассасының 796нчы чакрымында "Лада Ларгус” автомобиле йөртүчесе дистанцияне сакламау аркасында, светофорда кызыл төс янганда туктап торган йөк машинасына бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе шунда ук җан бирә. Автомобильгә җитди зыян килә – пассажир һәм йөртүче утыргычлары фура астында калып бик нык яньчелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot