news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында янган фураның йөртүчесе ут капканда кабинада йоклаган булган

М7 юлының 890нчы километрындагы автотукталышта берьюлы өч зур йөк машинасы янган.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Яшел Үзән районында янган фураның йөртүчесе ут капканда кабинада йоклаган булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә М7 юлының 890нчы километрындагы автотукталышта Рязань, Вологодск өлкәләре һәм Мордовиядән берьюлы өч зур йөк машинасы янган.

Урынга 60, 43нче янгын сүндерү-коткару частьләре, Тура авылы янгын сүндерүчеләре, медиклар, полицейскийлар һәм дознавательләр килгән.

18 минуттан 27 квадрат метр мәйданны биләгән янгын сүндерелгән.

Казан республика клиник хастаханәсенә “Даф” йөк машинасын йөртүче озатылган. Фураның йөртүчесе ут капканда кабинада йоклаган булган. Ул янгын сүндеүчеләр килгәнче автомобиль кабинасыннан чыккан, әмма тәненең 30 проценты пешкән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot