news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында «Ветеранны котла» акциясе старт алды

«Ветеранны котла» акциясе майның беренче декадасында узачак.

(Яшел Үзән, 3 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән районында «Ветеранны котла» акциясе старт алды.

Җиңү көненә багышланган патриотик акциягә беренчеләрдән булып Васильево һәм Осиново бистәләрендә яшәүчеләр кушылды.

Җирлек башлыклары, җирле мәктәп укучылары, Яшь армиячеләр, «Җиңү волонтерлары» мәктәп отрядлары вәкилләре һәм иҗтимагый активистлар белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашт, диелә хәбәрдә.

Һәркем өчен котлау открыткалары һәм бүләкләр әзерләделәр.

«Ветеранны котла» акциясе майның беренче декадасында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot