Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районында утрау “тоткыннарын” - ике балыкчыны коткарганнар
Утраудан алар үз көчләре белән генә кире кайта алмаган
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Исак авылыннан ерак түгел, бер атна элек ике балыкчы батып үлгән җирдә, 2 балыкчыны коткарганнар.
Мари илендә яшәүчеләр, балык тотарга дип, көймә белән Зөя елгасындагы бер утрауга килгәннәр. Кичтән елга өстендә боз булмаган. Ә икенче көнне иртән су өсте боз белән капланган һәм, алар резин көймәдә йөзгән вакытта, резин көймә бозга эләгеп тишелгән. Әле дә ярый көймә су астына киткәнче кире утрауга барып җитә алганнар. Ләкин утраудан үз көчләре белән генә кире кайта алмаганнар. “112” номерына шалтыратып, коткаручыларны чакырганнар. Томан булуга карамастан, коткаручылар балыкчылар булган утрауны узган шимбә көнне эзләп тапкан. Балыкчылар рәхмәт әйтеп, медиклар ярдәменнән баш тартып, өйләренә кайтып киткән, дип яза Яшел Үзән җирле басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз