Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районында “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” тапшырылды
Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров эшлекле визит белән Яшел Үзәндә булды
(Яшел Үзән, 16 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Илсөя Заилейская). Бүген, 16 сентябрь көнне, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров эшлекле визит белән Яшел Үзәндә булды. Бирегә килүенең төп сәбәбе “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” проектын “Ак Барс Банк” һәм “Сбербанк”ларда башлап җибәрү. Безнең районда әлеге карта иң беренче булып Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының кулланучылар базары бүлеге җитәкчесе Дамир Низамовка тапшырылды, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.
Шамил Гафаров шулай ук “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” системасыннан беренчеләрдән булып файдаланырга әзер булган 3нче поликлиникада да булды.
“Татар-информ агентлыгы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына таянып, алдан хәбәр иткәнчә, Яшел Үзән халкына, сынау рәвешендә, “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” бирелә. Әлеге электрон карта белән акча түләү эшләре башкарып була, аңа тагын транспорт картасы, шәхси счетның иминиятләштерү номеры - СНИЛС, медицина полисы һәм электрон имза кебек функцияләр дә сыйган.
“Татарстан Республикасында яшәүче картасы” проекты республика Хөкүмәте тарафыннан банклар белән берлектә эшләнгән. Аның ярдәмендә электрон рәвештәге дәүләт хезмәтләреннән, муниципаль һәм социаль әһәмияттәге хезмәтләрдән файдаланып була.
Яңа төрле карталарны беренче булып Яшел Үзәндә торучылар кулларына төшерә, чөнки проектны тормышка ашыруда пилот шәһәр буларак нәкъ менә ул сайланган. Шул рәвешле, яшелүзәнлеләр өчен 800 меңнән артык универсаль карта эшләнергә тиеш иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз