news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында Танкистлар көненә “Т-34” танкы куелды

Танк Новосибирскидагы хәрби частьтан кайтарылган.

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). 11 сентябрь – Танкистлар көне. Шушы уңайдан Васильево бистәсендә легендар “Т-34” танкы куелды, дип яза “Яшел Үзән” газетасы.

Биредә әлеге истәлекле көнне зурлап уздырачаклар.

Танк Новосибирскидан хәрби частьтан кайтарылды һәм күптән түгел генә бистәдә ачылган мемориаль комплекска урнаштырылды.  Җиңү көне алдыннан бирегә Бөек Ватан сугышы яу кырларында файдаланылган пушка-гаубица куелган иде. Оештыручылар эшчәнлеге танк белән бәйле барлык кешеләрне әлеге чарага чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot