Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районында Советлар Союзы Герое Хәлил Хәйруллинга бюст ачылды
«Барыбызга да күгебезнең аяз булуын телим, сугышның нәрсә икәнен беркайчан да белмәсәк иде», — диде Юрий Камалтынов.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген Яшел Үзән районының Норлат авылында СССР Герое Хәлил Хәйруллинга бюст ачылды.
Тантана ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Советлар Союзы Героеның кызы Римма Гафиятуллина катнашында узды. Чарага йөздән артык кеше җыелды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына районның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Михаил Афанасьев үзенең сәламләү сүзендә Хәлил Хәйруллинның үз Ватанының улы һәм чын патриоты булуын билгеләп үтте.
2021 елның февралендә авыл кешеләре, шулай ук ветераннарның җирле советы әгъзалары район башлыгына геройга бюст ачуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ул чагында Михаил Афанасьев кичекмәстән әзерлек эшләрен башларга кушкан.
«Әлеге һәйкәл Җиңү паркындагы бюст кына булып калмас, бирегә авыл халкы һәм кунаклар да килер дип өметләнәм. Һәм алар Хәлил Хәйруллинга, үз бабаларына һәм әлеге стелага исемнәре уеп язылган барлык солдатларга Бөек Җиңү таңын якынайтканнары өчен эчтән генә рәхмәт әйтәчәк. Барыбызга да күгебезнең аяз булуын телим, сугышның нәрсә икәнен беркайчан да белмәсәк иде», — дип мөрәҗәгать итте Юрий Камалтынов чарада катнашучыларга.
Хәлил Хәйруллин 1920 елның 14 июнендә Күгәй авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. 1940 елның августында аны Кызыл Армиягә чакырганнар, 1941 елның сентябрендә фронтка озатканнар.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән Хәлил Хәйруллин «Күрсәткән батырлыгы өчен» Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган һәм Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз