Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән очрашу булды
Татарстанда иң яшь Советлар Союзы Герое хәзер Яшел Үзән районы авылларының берсендә яши.
(Яшел Үзән, 24 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Бөек Ватан сугышы башланганга 75 ел, шул сугышта зур югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңүгә 71 ел узса да, ул еллардагы мәхшәрне онытырлык түгел. Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы да елдан-ел кими бара. 221 Татарстан егетенә иң югары Советлар Союзы Герое исеме бирелсә, бүген аларның нибары берсе генә исән. 26 декабрьдә 91 яшьлеген каршы алырга җыенган илебез каһарманы Борис Кузнецов Яшел Үзән районының Бело-Безводный авылында гомер кичерә, дип, “Яшел Үзән” газетасы һәм әлеге легендар шәхес турында язма тәкъдим итә.
Бу айда илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан Раифа клубында әле безнең Яшел Үзән районында ел ярым гына яшәүче каһарман Борис Кузнецов белән очрашу узды. Күңел көрлеген югалтмыйча, көч-энергиясе ташып торган Советлар Союзы Герое белән якыннан аралашу нинди зур бәхет икән! Раифа мәктәбе укучылары чыгышын караганда ветеран күз яшьләрен тыя алмады, дулкынланды. Хөрмәтле ветеранны котларга килгән район башлыгы Александр Тыгин да соклануын яшермәде: “Күпме концерт караганым бар, әмма мондый мәгънәле, йөрәккә үтеп керерлек чыгышлар күргәнем юк. Якташыбыз Борис Кириллович кебек үз-үзләрен аямый, зур җиңүләргә омтылган каһарманнарыбыз алдында баш иябез”, – диде ул.
Бүгенге тормышны, аеруча яшь буынны яратып сөйләүче Герой, легендар шәхес Борис Кузнецовка җәмәгате Әлфия ханым белән тигезлектә, тыныч тормышта әле озак еллар яшәргә насыйп булсын иде, диелә район газетасында.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Борис Кузнецовны узган ел, 90 яшь тулу уңаеннан, Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаган иде. Ул аны бөек кеше дип атады. «Ул Бөек Ватан сугышында булган, бүген дә актив тормыш рәвеше алып бара. Барыбызга да безнең Герой кебек актив булырга кирәк», – дип тә ассызыклады ул. Татарстан Президенты указы белән Борис Кузнецов, республика үсеше бәрабәренә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен «Дуслык» ордены белән дә бүләкләнде.
Язмабыз герое Казанда туган. Һөнәр училищесын тәмамлый, сугышка китү өчен берничә тапкыр гариза яза, яше җитмәү сәбәпле, алмыйлар. 16 яше тулуга, ә ул спорт белән актив шөгыльләнгәнгә зур гәүдәле, сәламәт егет булып күренә, сугышка алына. Гороховец лагерена килеп эләгә, сержант исеме бирелә, аннан аны Волхов фронтына җибәрәләр. Ленинград блокадасын өзүдә дә катнашырга туры килә аңа.
– Ленинград өлкәсе тулаем сазлыктан тора. 1943 елда температура бик түбән булды. Без иптәшләрем белән Волхов фронтының алгы сызыгында идек. Ленинград блокадасын ерып чыгу өч атнага сузылды. Без җәһәннәмнең үзәгендә булдык. Үлгән кешеләрне чанага төяп күмгәннәрен күрдек. 125 грамм икмәк бирәләр иде, аның да яртысы агач чүбе, – дип искә ала Борис Кузнецов.
Ленинградта озак тормый ул, дивизияне Воронеж янына җибәрәләр. Шәһәрне азат итүдә саллы өлешен керткән 52нче армияне Украина фронтына күчерәләр. 1943 елда командир 17 егетне чакырып, Днепр елгасын штурмлау өчен киртә куярга боера. Алар елгада батып үләргә яки ярның уң ягында сугыш операцияләре өчен саклану мәйданы әзерләргә тиеш була. Нәтиҗәдә, елганы уңышлы кичеп, икенче көнне фашистлар белән сугышка керешәләр. Бу юлы да ветеран сугышның гади генә түгел, ә җәһәннәм утына тиң булуын ассызыклый.
– Немецлар безне юк итәргә теләде. Өстәмә көч килгәнче, без оборона тота алдык. Өченче көнгә 17 егеттән 4есе генә исән калды. Дүртенче тәүлеккә тагын 1 рота килде, аларның күбесе батып үлде. Дошман, безгә караганда, күпкә артык иде шул. Кул белән кара-каршы сугышуга кадәр барып җиттек. Кабатлап әйтәм, бу тәмуг иде. Сугышкан чакта мин немец пушкасын үзләренә төбәп ата башладым, берничә танкларын да юк иттем. Соңгы сугуым лафет астына (артиллерия тубының станы) эләкте, снаряд шартлады, ике иптәшем дә үлде. Мин исә каты яраланганмын, госпитальга озатканнар, – дип искә ала ветеран.
Борис Кузнецов 7 тәүлек авыр хәлдә ята, 8 нче көнгә фронт командующиеның урынбасары килеп, егеткә Советлар Союзы Герое исеме бирә. Шулай итеп, 17 яшьлек Борис сугышта иң яшь Советлар Союзы Герое була. Җиңү көнен Германиядә каршы ала ул. Аларның армиясе Берлинны алуда катнаша. Сугыш тәмамлангач та озак вакыт көнбатыш Украинада хезмәт итә.
Иван Кузнецов 1945 елда Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашкан. 1946 елда өлкән лейтенант званиесендә запаска чыккан. Югары партия мәктәбен тәмамлаган. 1953 елга кадәр Запорожьеда сугыш җимергән шәһәрне, аның сәнәгатен торгызуда эшләгән, аннары Казанга кайткан. Татарстанның нефть объектлары, заводлар, икмәк комбинатлары, цирк төзүдә актив катнашкан, завод директоры булып эшләгән. Ветераннар хәрәкәтендә әле дә актив ул, яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә күп еллар даими эш алып бара. Ә сугыш бер генә минутка да исеннән чыкмый: ул калдырган кыйпылчыкларны ветеран бүген дә баш сөягендә һәм йөрәге янында йөртә...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз