news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында “Рено Дастер” шәхси йорт коймасына килеп бәрелгән

Һәлакәт бүген төнлә Октябрьский бистәсендә килеп чыккан.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Яшел Үзән районында “Рено Дастер” шәхси йорт коймасына килеп бәрелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төн уртасында Октябрьский бистәсендә чит ил машинасы идарәне югалтып, Яшел урамның 1нче йорты металл коймасына килеп бәрелгән. Бәрелүдән “Дастер” капоты яньчелгән, арткы тәгәрмәчләрнең берсе өзелгән.

Һәлакәт урынында 154нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре машинаның аккумуляторын сүндергән. Зыян күргән 51 яшьлек машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot