news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында һәм шәһәрендә агымдагы елның беренче кварталында 24 җинаять кылынган

Яшел Үзәндә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

 (Яшел Үзән, 12 май,  "Татар-информ","Яшел Үзән", Әлфия Зыякаева). Яшүсмерләр тарафыннан Яшел Үзән районында һәм шәһәрендә агымдагы елның I кварталында 24 җинаять кылынган. Ә былтыр ул 18 булган.  Хокук сакчылары теркәлгән җинаятьләр санының артуын аларның әйбәт ачылышы белән дә бәйли. Әмма ничек кенә булмасын яшүсмерләр җинаятьчелегенә урын булмаска тиеш. Профилактиканы мәктәпләрдән башларга кирәк, дип яза җирле басма.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында 2018 елның I кварталына нәтиҗә ясалып, анда да нәкъ шул эшне мәктәпләрдән башларга кирәклеге ассызыкланды. Район территориясендә теркәлгән җинаятьләрдә 19 яшүсмер катнашып, аларның күбесен мәктәп укучылары кылган.
Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин шуңа күрә яшүсмерләр белән алып барылган эшне гадел тәнкыйтькә алды:

– Бала хокук бозарга мөмкин, аннан беркем дә сакланмаган. Әмма без мәктәп директорларының яшереп калуларын һәм пассивлыгын гафу итмәячәкбез. Әгәр дә сез янау, көчләү фактларына күз йомасыз икән, шуны белегез – иртәме-соңмы баланың тормышы җимереләчәк. Балачак – иң матур вакыт. Уйлап карагыз, ата-аналар безгә балаларын өч яшьтә бирә. Унбиш ел алар сезнең кулларда. Һәм без һәр баланың, яшүсмернең иминлеге өчен җавап бирәбез. Әгәр балада нинди дә булса үзгәреш сизгәнсез икән, сез шул мизгелдә үк чарасын күрергә тиеш. Иң куркынычы – педагоглар һәм директор үзләрендә тәрбияләнүче балаларга каршы җинаять кылынуын белми икән, димәк, бала аларга ышанмый, алардан ярдәм сорамый.

Хокук саклау органнары берничә мәктәптә балалар арасында янап, куркытып алучыларны фаш иткән. Болар буенча прокурор күрсәтмәләре дә чыгарылган. КДН утырышында бу эшләрне дә анализладылар. Яшүсмерләр арасында янау очраклары булган икән, мәктәптә педагоглар ягыннан күзәтчелек, сизгерлек җитешмәгән. Бу очраклар, һичшиксез, башка мәктәпләр өчен сабак булырга тиеш. Мәктәп җитәкчелегенең һәр очракны да игътибарга алып тиешле урыннарга җиткерүе, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белән тыгыз элемтәдә торуы кирәк. Бу бик тә мөһим. Чөнки җинаятьләр вак-төяктән, өлкәннәр ягыннан контроль булмаудан килеп чыга.

– Яшьләрнең күбесе хәзер социаль челтәрләр аша эшли, – дип сөйли эчке эшләр бүлегенең яшүсмерләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Игорь Барсков. – Алар шикле группалар төзеп, үз сайтларына яшүсмерләрне җәлеп итә. Һәм иң катлаулысы шунда, алар үз исемнәре астында теркәлми, шуңа күрә безгә эзләнү эшләре алып барырга, бу яшүсмерләрнең чын йөзен ачыкларга туры килә. Яшел Үзәндә 18 яшькә кадәрге шундый 21 яшүсмердән тугызы ачыкланды инде.

Гомумән алганда, бу елның I кварталында гына да яшүсмерләр җәмәгать урыннарында 10 җинаять кылган (узган елның шул чорында – 13). Анализ ясаулар күрсәткәнчә, төркемләп 12 җинаять кылынса (2017дә – 6), аларда 7 яшүсмер катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100