news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында “Лексус” һәм йөк машинасы “маңгайга-маңгай” бәрелешкән

Юл һәлакәте Яшел Үзән районында М7 федераль трассаның 746нчы чакрымында булган.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Чувашстан Республикасы номерлары куелган “Лексус” белән Мәскәү өлкәсеннән «Исудзу» йөк машинасы маңгайга- маңгай бәрелешү аркасында ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл һәлакәте Яшел Үзән районында М7 федераль трассаның 746 нчы чакрымында булган. Яшел Үзән районында чит ил машинасы белән йөк машинасы һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм хезмәтенә кичә 9.42 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 154 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре барган.

Коткаручылар җиңел машинадан зыян күргән ике пассажирга чыгарга ярдәм иткәннәр, аларның берсенә 31 яшь, икенчесенә 26 яшь. Икесен дә Нурлат бистәсе хастаханәсенә озатканнар. Аннары автомобильләргә ут капмасын өчен аккумуляторларын сүндергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100