news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында Каюм Насыйрига багышланган төбәкара бәйге башланды

Җиңүчеләр К.Насыйриның тууына 192 ел тулуга багышланган кичәгә Кече Шырдан авылына чакырылып бүләкләнәчәк.

(Яшел Үзән, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, “Яшел Үзән”). Татарстанның Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылы халкы авылдашлары татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри белән нык горурлана. Соңгы елларда аның исемен, халык файдасына куйган хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә тагын да таныту өстендә эшли башлады. Шул максаттан, "Каюм Насыйри туган җирен торгызу" фонды тарафыннан Каюм Насыйри һәм аның әдәби мирасына багышланган II төбәкара бәйге үткәрелә, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.

Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнә. Беренче номинация – К.Насыйри һәм аның туган авылына багышлап иҗат иткән шигырьләр конкурсы, икенче номинация – К.Насыйриның әдәби әсәрләрен иң оста укучыны бәяләргә дип җибәрелгән видеоязмалар бәйгесе.

Быелгы бәйгенең үзенчәлеге шунда, мәктәп укучылары үзара ярышкан арада, олылар да үзләренең акыл көчләрен сынап карый алачак (яшь арасы 12 дән 17 кадәр һәм 18 яшьтән олыраклар).

Бәйге читтән торып уза, әмма җиңүчеләр К.Насыйриның тууына 192 ел тулуга багышланган кичәгә Кече Шырдан авылына чакырылып бүләкләнәчәк, диелә Яшел Үзән районыннан алынган игъланда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100