news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында инвалид үзеннән 10 яшькә олы ирне кыйнап үтергән

Бу хәл Бәчек авылында булган.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”). Яшел Үзән районында Бәчек авылының Ибраһимов урамында ызгыш чыгып, беркайда эшләмәүче 49 яшьлек 2нче группа инвалид 59 яшьлек ирне таяк белән кыйнап үтергән. Бу хакта “Яшел Үзән” газетасы хәбәр итте.

Белешмә өчен: Казан ханлыгы дәверендә үк нигез салынган Бәчек авылы хәзер Чуаш Республикасы чигендә булып, анда татарлар гомер итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot