Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районында ике ир-ат мунчада янып үлгән
Воронино авылында янган йортны һәм мунчаны соң күреп алганнар, шуңа күрә тулысынча янып беткән.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Яшел Үзән районында ике ир-ат мунчада янып үлгән. Алар мунча мичен карамаган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Воронино авылында шәхси йорт януы турындагы хәбәр 21.00 сәгатьтән соң килгән. Янгынны соң күргәннәр, янгын сүндерүчеләр килгәнче йорт һәм аның янәшәсендәге мунча тулысынча янып беткән. Моннан тыш, янгын күрше йортка күчү куркынычы булган.
Янгын сүндерүчеләрне каршы алучылар мунчада кеше булырга мөмкинлеген әйткән.
«Мунчаны тикшергәндә 49 яшьлек һәм 46 яшьлек ир-атларның каты янган мәетләре табылган. Табибларга 21 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән, ул янган мунчадан чыгып өлгергән дип фаразлана», — дип сөйләделәр агентлыкка «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын мунча миченә дөрес якмау аркасында чыккан. Янгын мунчадан йортка күчкән.
Янгынны сүндергәннәр, әмма йорт һәм мунча тулысынча янып беткән. Зыян күләмен исәплиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз