news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында җиңел машина юлны икегә бүлүче полосага чыгып, койманы җимергән

Юл һәлакәте бүген иртән Казан – Яшел Үзән трассасында булган.

Яшел Үзән районында җиңел машина юлны икегә бүлүче полосага чыгып, койманы җимергән

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән районында җиңел автомобиль юлны икегә бүлә торган полосага чыгып, тимер койманы җимергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кеше хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген иртән Казан – Яшел Үзән трассасында Яңа Тура авылы янында килеп чыккан.

Авариядә зыян күрүчеләр булганмы-юкмы икәнлеген ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot