news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында гражданнарның үзара салымы буенча референдум узды

Үзара салым акчасына авылларда урамнар яктыртыла, суүткәргечләрне яңартыла.

(Яшел Үзән, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Бүген Яшел Үзән районында гражданнарның үзара салымы буенча референдум узды, дип яза җирле басма.

Авыл җирлекләрендә кайчан ничә сум үзара салым җыярга тиешлеге билгеләнде, бу акчалар авыл җирлеге территориясендә ни өчен тотылачагы турындагы мәсьәләләр хәл ителде. Һәм менә шуларның барысын да референдумда раслыйлар да.

Бистә һәм авыл җирлекләрендә торак пунктларны төзекләндерү өчен ничәшәр сум акча җыярга әзерләр соң?

Лидер Акъегет һәм Күгеш авыл җирлекләре. Быел алар кеше башына 500 сум җыярга ниятли. Узган елда башкарылган эшләрне күреп, халыкның күңеле үсә. Җирле референдумда катнашкан Акъегет һәм Күгеш авыл җирлегендә яшәүчеләр үз торак пунктларында булган проблемаларга ваемсыз булмавын һәм аларны хәл итүдә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә теләүләрен исбатлады. Быел да җыелган суммалар бары тик кирәкле эшләргә генә тотылыр, дип ышанабыз, ди алар.

Ә калган җирлекләрдә суммалар түбәндәгечә:

Мулла Иле авыл җирлегендә – 400 сум;
Мамадыш-Әкил авыл җирлегендә – 350 сум;
Олы Ачасыр, Олы Шырдан, Олы Яке, Түбән Урысбага авыл җирлекләрендә – 300 сум;
Раифа, Октябрьский, Рус Әҗәле, Күгәй авыл җирлекләрендә – 250 сум;
Әйшә, Бишнә, Олы Карагуҗа, Новопольский, Осиново, Өтәшкә, Норлат авыл җирлекләрендә – 200 сум;
Карамалы Тау бистәсендә – 150 сум;
Васильево бистәсендә, Зур Ключи һәм Зөя авылында – 100 сум.

Васильево бистәсендә 11 тавыш бирү пункты эшли. Халык гомумән алганда өйлә намазыннан соң күбрәк килә башлады.

- Ничек инде үз авылыңның тормышына киләчәгенә битараф каласың? Без, балаларыбыз,оныкларыбыз гомер буе монда яшисебез бар. Һәм шунсы да бар минем һәр биргән акчама хөкүмәт өстәп тагын 4 сум бирә бит. 100 сумнан җыябыз бит - бер дә күп түгел ул, - дип сөйли Васильево бистәсендә яшәүче Мәдинә апа.

Бүген авылыбызның киләчәген сайлый торган көн - районда референдумнар бара. Олы Ачасырда 2018 елда үзсалым акчасын 300 сум итеп билгеләгәннәр. Бүген исә авыл халкы мәдәният йортына референдумга үз тавышын бирергә килә. Авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин:

- Халык бик актив, теләп киләләр. Битараф булмаулары шатландыра.

Быелгы лидер 3 авылны берләштергән (Акъегет, Бакырчы, Сүнчәләй) Акъегет җирлегендә хәзерге минутта 55% тавыш җыелды. Сүнчәләй авылында процент саны 75кә җитте. Акъегет авыл җирлеге башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев әйтүенчә:

- Быел без референдумда җыйган акчаларны юлларны төзекләндерүгә, яңа юл салуга тотабыз. Халык бик теләп килә, төп өлеше иртәнге 10га кадәр килеп китте.

Шулай ук референдум көнендә Әйшә һәм Осиново авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнарының вәкаләтле органнарына өстәмә сайлаулар була.

Референдумга һәм сайлауларга әзерлек календарь план буенча алып барыла, шулай ук рәсми сайтка да урнаштырылган.

Белүебезчә, үзара салым акчасына авылларда урамнар яктыртыла, суүткәргечләрне яңарту, зират тирәләрен тотып алу, буаларны чистарту, күперләр һәм юлларны ремонтлау кебек кичектергесез эшләр башкарыла. Үзара салым буенча референдумны көздән үк үткәрү күп кенә социаль мәсьәләләрне вакытында һәм уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100