news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында гражданнар җыеннары уза

Яшел Үзән районында гражданнар җыеннары уза

(Яшел Үзән, 6 март, “Татар-информ”, Юлия Демченко). Яшел Үзән районында район хакимияте вәкилләре авыллар халкы белән очраша. Андый очрашуларның беренчеләре Карамалы Тау, Олы Ачасыр, Осиново авылларында үтте инде.

Гражданнарның җыеннарда Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Марат Гыйззәтуллин, шулай ук төрле хезмәтләрнең җитәкчеләре катнаша. Җыенда катнашучы һәркем үзен кызыксындырган сорауны бирә ала, ә район җитәкчелеге исә авыл кешеләренең проблемалары белән якыннанрак таныша һәм аларны бергәләп хәл итәргә тырыша.

news_right_1
news_right_2
news_bot