news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында фурага килеп кергән “Газель” йөртүчесе һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте М7 трассасының 788нче километрында “Вольво” автосалоны каршында килеп чыккан.

(Казан, 5 август, “Татар-информ”). Яшел Үзән районында фурага килеп кергән “Газель” йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте М7 трассасының 788нче километрында “Вольво” автосалоны каршында килеп чыккан.

Фаҗига урынына Яңа Тура һәм Казан янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре килеп, “Газель”нең аккумуляторын сүндергән һәм һәлак булучының гәүдәсен чыгарган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100