news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районында фура юл кырыена төшкән

Юл-транспорт һәлакәте Зөя күперен чыкканнан соң Исаково авылы тирәсендә булган.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Яшел Үзән районында фура юл кырыена төшеп киткән һәм ян ягына ауган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Йөк автомобиле Казаннан Түбән Новгород ягына бара торган булган. Зөя күперен чыкканнан соң Исаково авылына җитәрәк юл кырыена төшеп киткән һәм ян ягына ауган. Йөртүчесе кабина эченнән чыга алмаган.

Урынга килгән Казан янгын-коткару отряды ярдәме таләп ителмәгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot