news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында Эшмәкәрләр советы төзелде

Советның төп максаты – Яшел Үзән районында эшмәкәрлек һәм инвестицион эшчәнлек үсеше өчен шартлар тудыру.

(Яшел Үзән, 2 август, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән районында Эшмәкәрләр советы төзелүе турындагы тиешле карарга район Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Сапожников кул куйды. Бу турыда район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза җирле басма.

Советның төп максаты – Яшел Үзән районында эшмәкәрлек һәм инвестицион эшчәнлек үсеше өчен шартлар тудыру, норматив-хокукый актлар эшләүдә катнашу, кече һәм урта бизнеска кагылышлы сораулар буенча карарлар кабул итү.

Эшмәкәрләр советы рәисе итеп, Рүзилә Тимергалиева сайланды. , дип хәбәр итә .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100