news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында быел барлыгы уналты кеше янгын корбаны булган

Янгын сүндерүчеләр чаң суга: районда янгын корбаннарының саны зур тизлек белән арта.

(Яшел Үзән, 8 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә 8 декабрьдә иртәнге сәгать 7дә Маркс урамының 24 нче йортындагы янгында 86 яшьлек әби янып үлгән. Янгын сүндерүчеләрне урамда тәрәзәдән чыккан төтенне күргән кешеләр чакырткан. Урынга  янгын сүндерүчеләр дүрт минут эчендә килеп җитеп, тиз арада фатирдагыларны коткарырга дип керсә дә, әбине коткарып кала алмаган. Аның янган гәүдәсе аш бүлмәсендә табылган, дип яза «Яшел Үзән» газетасы.
 
Һәлак булучының улы сүзләренә караганда, ул әнисе белән бергә яшәгән, әмма бу төндә ул шушы ук подъездның югары катында яшәүче абыйсында кунган. Икесе дә исерек булган. 86 яшьлек, өстәвенә дөм сукыр ана бәлки ашарга җылытам дип ут кабызгандыр, дип фаразлаганнар. Янган конструкцияләр буенча янгынның кухнядан чыкканлыгы билгеле. Диван белән кәнәфи дә янган. 
 
Районда янгын корбаннарының саны зур тизлек белән арта. Монысы - уналтынчысы. Янгын  сүндерүчеләр чаң суга. «Ел башыннан  Яшел Үзән муниципаль районында ут корбаннары унбишкә җиткән иде. Бу - узган ел белән чагыштырганда, 6 кешегә артыграк. Ә алда – озын-озак Яңа ел бәйрәмнәре. Исерек килеш тәмәке тарту, караучысыз калдырылган электр җиһазлары, мичләр, тузган электр үткәргечләре  җитди янгыннар чыгуга сәбәп булып тора. Чираттагы янгын корбаны булмас өчен  ут белән сак булырга кирәк», -  дип белдерә Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны матбугат хезмәтеннән Резидә Йосыпова.
 
Күптән түгел Васильево бистәсенең Набережная урамындагы ике катлы 59 нчы йорт януы турында хәбәр килгән иде. Бу йортта газ да, электр  да, җылылык та булмаган. Авария хәлендәге йорт булганга күрә яшәүчеләр яңа торак көтеп, кем кая шунда таралышып беткән. Әмма, күршеләре сөйләвенчә,  анда бер хатын белән ир-ат яшәүләрен дәвам иткән.
 
Хәбәр алыну белән 153 нче янгын-коткару часте дүрт минут эчендә урынга барып җитә. Ләкин көчле җил ялкынны тиз тарата. Янгын сүндерүчеләр башта йорт эчендә кешеләр калуы турында белми. Икенче катны тикшерә башлагач кына бүлмәләрнең берсендә янып үлгән ике кеше мәете табыла. Беренчел фаразлаулар буенча, һәлак булучылар, күршеләр сөйләгәнчә,  шул яшь хатын һәм аның белән яшәүче ир булып чыга. Янгынның да аларның саксызлыгыннан чыккан булуы ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100