news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районында балыкчы батып үлгән

Фаҗига балыкчыларның берсе күршедәге утрауга кадәр йөзеп чыгарга карар иткәч килеп чыга

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Светлана Белова, Надия Шәйхетдинова). Кичә көндезге сәгать өчләрдә коткаручылар Иделдән суга баткан балыкчының мәетен чыгарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүмат буенча, ике балыкчы дачада ял итәләр һәм Октябрьский бистәсе каршындагы утрауларда балык тотарга ниятли. Сәгать 11ләр тирәсендә аларны көймәдә Дружный утравыннан 100 метр ераклыкта урнашкан  исемсез утрауга китереп калдыралар. Балыкчыларны сәгать дүртләр тирәсендә килеп алырга тиеш булалар. 

Әмма биредә балык керми, шуңа балыкчыларның берсе – Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче 54 яшьлек ир үзе исемсез утраудан Дружныйга кадәр йөзеп барып, көймәне алмакчы була.

Иптәше кире килмәгәч, икенче балыкчы аны эзли чыга. Ярдан 50 метр ераклыкта ике утрау арасында ул аның мәетенә юлыга. Ул Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләрен чакыра, алар мәетне судан ала. Иптәше сүзләренчә, йөзеп китәр алдыннан ул исерткеч эчемлек кулланган була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100