news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районы урман посадкасында 19 яшьлек егетнең мәетен тапканнар

Яшел Үзән районы урман посадкасында 19 яшьлек егетнең мәетен тапканнар

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген иртәнге 6 сәгать 35 минутта Яшел Үзән районы урман посадкасында күп санлы чәнчүле-киселгән яралы 19 яшьлек егет мәетен ачыклаганнар.

ТР Эчке эшләр министрлыгы җинаятьчеләрне эзләү бүлеге 1987 елгы егетне тоткарлаган. Хокук саклау органнары хезмәтәкәрләре ачыклаганча, алар арасында низаг килеп чыккан. Шуның нәтиҗәсендә берсе икенчесен кадап үтергән. Бу хакта “татар-информ” агентлыгына ТР ЭЭМ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot