news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы участковые Фирнат Борһанов үзе коткарган малайны Яңа ел белән котлады

Фирнат Борһанов узган елның гыйнварында Шырдан станциясе янында тимер юл тирәсендә адашкан яшүсмерне коткарган иде.

(Яшел Үзән, 3 гыйнвар, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Лилиана Куликова). Татарстанда "Полицейский Кыш Бабай" акциясе кысасында, Яшел Үзән районының  Карамалы Тау авылы полиция бүлегенең участок уполномоченные Фирнат Борһанов 2016 елның 18 гыйнвар төнендә үзе коткарган 10 яшьлек Егор янына барып, Яңа ел белән котлады, дип хәбәр итә "Яшел Үзән" район газетасы.

Исегезгә төшерсәк, 2016 ел башында кич белән Фирнат Борһанов Шырдан станциясе районындагы тимер юлда адашып йөрүче бер бала турында хәбәр ала. Ул шунда ук Чувашиянең линия бүлеге хезмәткәре Евгений Андреев һәм  тимер юл хезмәткәре белән берлектә машинист күргән малайны эзләргә чыга. Эзләүгә көчле буран комачауласа да, полицейскийлар тимер юл тармагы янындагы бөтен бакчачылык җәмгыятьләрен, эзләнүче малай алай-болай җылынырга кермәдеме икән дип, тикшерергә тотына. Шулай булып чыга да. Малайны алар бер өй янында аңсыз хәлдә табып ала. Полицейскийлар аны  үзләренең киемнәренә төреп, беренче ярдәм күрсәтеп, хастаханәгә илтә. Баланың кул-аяклары бик нык өшегән булып чыга. Әмма беренче ярдәм тиешле вакытта күрсәтелү сәбәпле,  ул бик тиз терелә башлый.  Ачыкланганча, бу малай Албаба станциясе янында яшәгән әбисенә кунакка дип шәһәрдән кич белән чыгып киткән. Электричкага соңга калуы сәбәпле, юлын җәяүләп дәвам итә... Әгәр дә аны күрүчеләр һәм эзләргә чыгучылар  булмаса, малайны коткарып булмас иде.

Шул хәлдән соң бер ел узгач, Кыш Бабай, Кар Кызы белән берлектә участок инспекторы Егор янына кунакка килде. Участковый Егорга һәм аның ике туганына татлы бүләкләр тапшырды, аның укуы белән кызыксынды. Шул ук көнне Фирнат Борһанов әкият персонажлары, ПДН инспекторлары белән бергә  бүләкләрне һәм уенчыкларны  күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук "Гнездышко" социаль приютыннан хастаханәгә эләккән балаларга да барып тапшырды. Акция көннәрендә Кыш бабай 200 дән артык бала янында кунакта булырга җыена.

Быел Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының "Полицейский Кыш Бабай" акциясе 19 декабрьдә старт алган иде. Беренче тапкыр мондый акция 10 ел элек булып, Татарстан тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләре дә күтәреп алды. 2011 елдан бирле "Полицейский Кыш бабай" акциясе Бөтенроссия дәрәҗәсен алып, авыр хәлдә калган балаларга бүләк өләшү традиция­гә кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100