news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы территориясендәге бистәләрдә коммуналь катастрофа булырга мөмкин

Суд приставлары чистарту корылмаларын япкан. Бу соңгы чара Безымянный күленә чистартылмаган канализация суын агызуны туктату өчен эшләнә.

(Яшел Үзән, 2 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Яшел Үзән муниципаль районы территориясендәге «Ореховка» һәм «Загородный клуб» коттедж бистәләрендә коммуналь катастрофа булырга мөмкинлеге турында фаразлаулар чынга ашарга тора, дип яза җирле басма.

Суд приставлары чистарту корылмаларын япкан. Бу соңгы чара Безымянный күленә чистартылмаган канализация суын агызуны туктату өчен эшләнә. Бистәне экология катастрофасына җиткерүдә район җитәкчеләре застройщик – «Унистрой» компаниясен гаепләсә, компания, үз чиратында, кулын юа: чистарту корылмалары 2008 елда ук инде физик затлар кергән «Ореховка» Идарәче компаниясенә (алда – УК) бирелгән булган.

«Ореховка» тарихына килгәндә, монда канализация сулары башта җиргә күмелгән мичкәләргә түгелгән, ә аны ассенизатор машиналары алып китеп торган булган. 2008 елда проект документациясе буенча чистарту корылмалары (алда – БОС) төзелгәч, әлбәттә инде, мичкәләрдән баш тартканнар. Әмма 2015 елның кышында, бәхетсезлеккә, чистарту корылмасы кинәт сафтан чыккач, бу су турыдан-туры күлгә агып, кайчандыр ялтырап торган күлне зур бер сазлыкка әйләндергән.

Агымдагы елның гыйнварында район башлыгы Александр Тыгин кушуы буенча ведомствоара комиссия БОСта чистартылган суны тикшереп караганнар. Әлбәттә инде, чистартылган су да, күл суы да нормага туры килмәгән (нормадан 10 тапкыр арткан). Нәтиҗәдә суд, прокуратура таләбен канәгатьләндереп, идарәче компаниягә Безымянный күленә су түгүне туктату турында карар чыгарган.

Ореховкада яшәүчеләр сөйләүләренә караганда, УК белән алар килешүне 2008 елда төзеп, БОС аша су түгү өчен ай саен 38 сум 17 тиен түләгәннәр. «Ореховка» ширкәте, тагын да акча эшләү максаты белән, бу чистарту корылмаларына «Загородный клуб»ны тоташтырган. Нәтиҗәдә бу корылмалар барысын да чистартып өлгерә алмый башлаган. БОСның проект киеренкелеге тәүлегенә 200 кубометр. Чынлап та, үсеп баручы бистә өчен бу җитәрлек түгел.

– Казан шәһәренең Яңа-Савин район судының 2017 елның 13 июнендәге карары белән «Ореховка» ширкәтенең чистартылмаган юынтык сулар түгүен һәм «БОС»тан файдалануны туктату буенча прокуратура таләбе канәгатьләндерелде, – дип сөйли Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Артур Киселев. – Татарстан Республикасы Югары судының 2017 елның 14 августындагы апелляция карары белән Яңа-Савин район суды карары үзгәрешсез калдырылды. «Ореховка» ширкәте суд карарын үтәмәве сәбәпле, Яшел Үзән приставлары 2017 елның 5 сентябрендә югарыда әйтелгән эш буенча башкару производствосы кузгатырга мәҗбүр булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100