news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучыларга ярдәм итәргә әзер

Татарстанда фестивальнең сайлап алу турлары бара

Яшел Үзән районы «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучыларга ярдәм итәргә әзер
пресс-служба фестиваля "Созвездие-Йолдызлык"

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучы коллективларны чыгышларга әзерләү һәм костюмнар тегүдә ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә иткән. Фестивальнең Яшел Үзәндә узган чираттагы сайлап алу туры вакытында Афанасьев шул хакта әйткән. Бу турыда фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Яз көне «Созвездие-Йолдызлык» ачык яшьләр телевизион фестиваленең сайлап алу турлары өч зонада үткәрелеп өлгермәгән иде. Аларны август–сентябрь аенда үткәрергә карар ителде. Беренче чыгышлар Буада, икенчесе Яшел Үзәндә үтте, өченчесе 3-4 сентябрьдә Питрәч районы мәйданында узачак.

«Безнең район талантларга бик бай», — диде фестиваль концертына килгән район башлыгы Михаил Афанасьев. Ул «Йолдызлык» балалары — Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипованы, «Яңа дулкын» финалисты Данил Бурановны, Иосиф Кобзон исемендәге Театр сәнгате институтының өлкән мөгаллиме Владимир Шнитконың Яшел Үзәндә туганлыгын искәртеп узды.

«Бу ел җиңелләрдән булмады, ләкин бирешергә уйда да юк. Талантларыбызга ярдәм итү өчен мин бар көчемне куярга әзер. Алга таба планда — талантларыбыз өчен яңа мәдәният учреждениеләре төзү. Аларда „Созвездие-Йолдызлык“ балалары шөгыльләнә, җиңүчеләре эшли алачак», — дип белдерде район башлыгы.

Зона бәйгесе җиңүчеләрен ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова да котлады. «Безнең балаларның һәр чыгышы зәвыклы, алар бәхет чыганагы булып тора. „Созвездие-Йолдызлык“ катнашучылары дөньяның һәр почмагында чыгыш ясарга әзер — аларның дәрәҗәсе шуның белән билгеләнә», — диде ул.

Фестивальнең зона бәйгеләре — пандемиядән соң үткәрелә торган беренче зур чараларның берсе. Оештыручылар хәбәр итүенчә, сайлап алу турлары кысаларында барлык саклану чаралары исәпкә алынган: чыгышлар ачык һавада уза, катнашучылар мәйданчыкка махсус график буенча килә, чыгышларыннан соң үз районнарына кайтып китә, тәнәфесләр вакытында сәхнә санитар эшкәртү уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100