news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылы җыенын хәзрәт дога белән башлады

Авылдашлар көче белән оештырылган "Юл башы" дип аталган җыен быел икенче тапкыр үткәрелә.

Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылы җыенын хәзрәт дога белән башлады

(Яшел Үзән, 27 июль, «Татар-Информ», Алинә Айдарова). Бүген Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылында уза торган "Юл башы" дип аталган авыл бәйрәмен Искәндәр хәзрәт Шакиров дога белән башлап җибәрде. Җыен быел икенче тапкыр үткәрелә. 

"Юл башы" бәйрәмен авылдашлар үз көче белән оештырган. Бәйрәмдә авыл кешесенең көндәлек тормышын уеннар ярдәмендә сурәтләделәр. Бәрәңге чүпләтү, су ташу, утын яру, себерке бәйләү кебек уеннар булды.

Әлеге авыл җыенын биредә кайтып йөри торган нигезе булмаган авылдашлар җыелып очрашсын өчен оештырганнар.

Җыенда җырчы Гөлназ Солтанова чыгыш ясады. Гөлназ сүзләренчә, аның нәсел тамырлары Олы Күлбаш авылына тоташа. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100