news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында Корбан гаете алдыннан чишмә төзекләндерелә башлаган

Моңа ир-егетләр гает алдыннан керешкәннәр.

 (Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”). Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылы ир-егетләре Корбан гаете алдыннан изге эшкә – чишмәне төзекләндерүгә керешкән. Социаль челтәрдәге “Без бит – ачасырлар” төркеме бите шул хакта хәбәр итә.

“Тимер улак” чишмәсен төзекләндерә башладык. Шушы изге көннәрдә башланган эшнең ахыры да яхшы булыр, иншалла. Шушы чишмә төзекләндерелсә, авылдагы барлык чишмәләр дә яңа сулыш ала, Алла боерса!” - диелгән анда.

Искәртеп үтәбез: бу авылның үз сайты бар, быел газета чыгара башладылар, социаль челтәрдә төркемнәре актив.

news_right_1
news_right_2
news_bot