news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылы халкы үз газетасын булдырган

Авыл кешеләренең социаль челтәрдә үз төркеме дә бар

 (Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылының хәзер үз вакытлы матбугаты - “Безнең авыл гәҗите” бар. Яңа газета чыгуы турындагы хәбәрне район исемен йөрткән басма урнаштырган. 

Июль аенда гына чыга башлаган айлык иҗтимагый газетаның баш мөхәррире Марат Гатиятуллин сүзләренә караганда, бу басманы интернеттан да укырга, сатып та алырга була. Күптән түгел чыккан 1 нче номерында ул, укучыларына мөрәҗәгать итеп, авылның иң мөһим вакыйгаларын, гайбәтләрне, туган көннәр турындагы хәбәрләрне, кайгылы хәбәрләрне җиткереп барырга тырышырбыз, шул ук вакытта кайберәүләрне кармакка да эләктергәләрбез, ди.

Газетада игълан да бастырылган. Аерым алганда, 30 июльдә кичен авылның “Бәйрәш” чишмәсе янында “Саф чишмәләр иле – авылым” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелә. Оештыручылар кайнар чәй, коймак белән сыйлап, төрле уеннар, дискотека, салют һәм концерт вәгъдәли.

Авыл кешеләре виртуаль дөньяда да шактый актив. Җирле газетада хәбәр ителгәнчә, социаль челтәрләрнең берсендә “Без бит Ачасырлар” төркеме оешканга 24 июльдә 1 ел тулган.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot