news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районы Нурлат авылында яңа мәдәният йорты беренче тамашачыларын кабул итте

Яшел Үзән районы Нурлат авылы мәдәният йорты төзелешенә 16 млн сум акча бүлеп бирелгән.

(Яшел Үзән, 9 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Рузия Дәүләтшина). Яшел Үзән районы Нурлат авылында 300 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йорты беренче тамашачыларын кабул итте, дип яза җирле басма.

Яшел Үзән районы Нурлат авылы мәдәният йорты төзелешенә 16 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Соңгы елларда Яшел Үзән районының 4 авылында "Авыл клублары" программасы буенча күп функцияле клублар ачылды.

Мәдәният йортын ачу танатнасында Татарстанның атказанган артисты Илсаф чыгыш ясады. Ул  биредә яшәүчеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot