news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы Норлат авылында яңа Мәдәният йорты ачылды

Ул көнне 300 урынлык тамаша залы шыгрым тулды.

(Яшел Үзән, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Яшел Үзән районы Норлат авылында тагын бер өр-яңа объект барлыкка килде. 2012 елда республикада «Авыл клублары» программасы эшли башлаган иде. Аның нигезендә Карамалы Тау, Олы Яке, Карагуҗа, Бакырчы һәм менә Норлат авылы клублы булды. Авылның уртасында, элеккеге клуб янәшәсендә мәһабәт бина апрель ахырында төзелә башлаган иде. Әйе, эш барышында төзүчеләр дә, җитәкчеләр дә авырлыклар белән очрашмады түгел. Әмма бүген ул проблемалар инде артта калды һәм авыл халкы бары тик Мәдәният йортының якты, матур киләчәгенә өметләнә. Тарихи вакыйгага тиң булган клуб ачылышы тантанасын да зарыгып көтеп алдылар, дип яза җирле басма. 

– 2017 - норлатлылар өчен уңышлы ел. Дәваханә, авыл җирлеге бинасы, чишмәләр төзекләндерелде. Юллар тигезләнде һәм яктыртылды. Шушы нурлы Мәдәният йорты да буш тормасын, рәхәтләнеп ял итегез, күңел ачыгыз, – дип бәйрәм сәламнәрен җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин. Ул исә клуб директоры Наил Һаруновка ТР Президенты исеменнән, тавыш көчәйткеч аппаратура алу өчен, сертификат тапшырды. Наил - яшь, сәләтле егет, эшләргә мәйдан да булды. Эшләрендә уңышлар телибез.

«КАЗСТРОЙСЕРВИС» ширкәте генераль директоры Айрат Котдүсов та, норлатлыларны бәйрәм белән котлап, «Эш барышында төрле чак булды, шуңа да без бүген шушы бинаны горурлык хисләре кичереп ачабыз», – диде һәм символик ачкычны директор Наил Һаруновка тапшырды.

Яңа бинаны ачу тантанасында авылның «Хәмзә» мәчете имам-хатибы Илшат Гайнетдинов хәер догасын укып, изге теләкләрен юллады. Кызыл тасманы кискәннән соң, тизрәк яңа Мәдәният йортын күрү теләге белән, бар халык бинага керергә ашыкты. Бу көнне һәркемне милли ризыгыбыз чәкчәк һәм моңлы гармун тавышына кушылып җырлаучы Олы Шырдан артистлары каршы алды. Бер мизгелдә 300 урынлык тамаша залы шыгрым тулды. Авыл халкын бәйрәм белән котларга Татарстанның халык артисты ИлСаф кайткан иде. «Кара әле, бушка булгач, ничек зал тутырып килгәнсез», – дип, артистның шаяртып эндәшүенә зал бердәм булып: «Юк, түләүле булса да, концертларга йөрибез», – дип җавап кайтарды. Килмиме соң инде, авылда клуб булмауны һәркем үзендә яхшы сизде. Күпләр инде концерт-спектакльләргә күрше авылга йөрергә өйрәнде.

– Бүген безнең өчен зур бәйрәм, бу көнне зарыгып, шатланып көттек. Исәнлек булсын, биредә узачак һәр чарага йөрергә исәп, – дип фикерләре белән уртаклашты Гөлфия Сабитова.

– Ышанмаган да идек, шушындый матур бина калкып чыгар дип. Концертларга чын мәгънәсендә сусадык инде. Төзүчеләргә, шушы зур эшне башкаруда катнашкан һәркемгә рәхмәт, – ди Флера Габдерәхимова.

Якты, заманча, уңайлы Мәдәният йортында инде хәзер рәхәтләнеп иҗат итәргә мөмкинлек бар. Биредә төрле түгәрәкләр үз эшен дәвам итәчәк. Һәм ул балаларыбызны, яшьләребезне тәрбияләүдә рухи, әхлакый, мәдәни үзәк булып торыр. Өлкән буын да биредә үзенә кызыклы, мавыктыргыч, ә иң мөһиме күңеленә ятышлы шөгыль табар, дип ышанасы килә. Гомумән, яңа Мәдәният йорты территориясе киләчәктә Норлатның йөзек кашына әверелерлек ял итү урыны һәм парк булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100