news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы Норлат авылында референдум өч участокта уза

Быел үзара салым акчасы 200 сумнан билгеләнгән.

Яшел Үзән, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Алия Гаязова). Бүгенге референдум Яшел Үзән районының Норлат авылында оешкан төстә уза. Авыл җирлегендә, клубта һәм Косякау авылында өч участок эшли. Бу хакта "Яшел Үзән" газетасы хәбәр итә. 

Норлатлылар референдумда катнашып, бердәмлекләрен күрсәтә. Быел үзара салым акчасы 200 сумнан билгеләнгән.

"200 сум күп түгел, әле бер сумга өстәп дәүләт дүрт сум биргәнне дә исәпкә алсак, ярыйсы гына сумма килеп чыга һәм бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Шуңа да вакытым булуга, референдумда катнашып, бурычымны үтәдем", - дип сөйли исемен әйтергә теләмәгән абзый.

"Бүгенге көндә ниндидер эш башкарганда, әнә башлык эшләсен дип кенә авыл җирлегенә аударып калдыру дөрес гамәл түгел. Кешечә матур итеп яшим дисәң, үзеңнән дә өлеш кертергә кирәк. Үзара салым программасы шәһәрдә юк, ә шәхси секторда яшәүчеләр шат булыр иде. Ни өчен дигәндә, үз йортлары белән торучыларның да тигез юлдан йөриселәре килә", дип яза район басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100