news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы Норлат авылы егете «Кадрлар резервы» проектында катнаша

Норлат егете яшьләр өчен кызыклы һәм файдалы чаралар да уздыра.

(Яшел Үзән, 30 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Розалия Ибраһимова). Аграр яшьләр берләшмәсенең Яшел Үзән бүлеге активисты, Норлат авылы егете Илдар Шәмсетдинов республика күләмендәге «Кадрлар резервы» дигән проектта катнаша. Мәктәптә укыганда ук төрле тренингларда катнашып, яңалыкларны тиз үзләштерә торган Илдар Казан авиация институты каршындагы информацион технологияләр көллиятендә белем ала.

Әлеге проект кысаларында, яшьләр өчен кызыклы һәм файдалы чаралар да уздырырга өлгергән ул. Аның беренчесен, Яшел Үзән шәһәрендә узган чаңгы юллары ярышында катнашучылар өчен оештырган «Патриотик викторина» була, Россия спорт тарихына кагылышлы сораулар, Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә барган кышкы Олимпиада узган көннәрдә аеруча туган илебезгә булган ярату хисләрен уята. Экстремизмга каршы көрәш буенча «Тынычлык территориясе» дигән, республика кейс (инглизчә кечкенә чемодан) турнирын Казан шәһәренең 111 нче мәктәбендә үткәрә. Җиденче сыйныф укучылары катнашкан командалар уңышлы гына биш кейс сорауларына җавап табып, экстремизмны кисәтү чараларын жюри әгъзаларына да дәлилләп күрсәтәләр. Алар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яшьләр эшләре буенча киңәшчесе Никошин Олег Александрович та була. Проект кысаларында Илдарның сайлаулар алдыннан Яшел Үзән механика көллиятендә оештырган «Яшьләр – яшьләргә сайлаулар турында» исемле чарасы да актуаль булып тора. Һәркем үзенең хокукларын һәм бурычларын белергә тиеш. Әлеге чарада студентлар сайлаулар турында шактый гына яңалыклар ачты, нечкәлекләренә төшенде. Яшь, талантлы егетне төрледән-төрле проектлар эшләп, аларны уңышлы башкаруын, үзе катнашкан барлык бәйгеләрдә җиңүен теләп калабыз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100