news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы һәм шәһәре территориясен санитар чистарту буенча язгы өмәләр дәвам итә

еренче өч чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә 23 мең кеше катнашып, 251,92 куб.м чүп-чар түгелгән.

(Яшел Үзән, 26 апрель, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Алия Гаязова). Яшел Үзән районы һәм шәһәре территориясен санитар чистарту буенча язгы традицион икеайлык 1 апрельдә игълан ителгән иде һәм ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Предприятие һәм учреждениеләргә беркетелгән территорияләр картасы кышын тагын бер кат җитди тикшерелгән. Һәр участокка номер сугылып (барлыгы 600), җаваплы кешеләр билгеләнгән, дип яза җирле басма.

Беренче өч чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә 23 мең кеше катнашып, 251,92 куб.м чүп-чар түгелгән. Бу саннарны эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «ТКХ департаменты» җитәкче вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гыйрфанов җиткерде.

– Иң беренче чиратта үзәк урамнар чистартылган булырга тиеш. Әлегә барлык ишегаллары да кипмәгән. Без алдыбызга ишегалды территорияләре норматив хәлгә китерелергә тиеш дигән максат куябыз. Бу шимбә өмәсендә халык та актив катнашып, үз өлешен кертер дип ышанып калабыз, – дип сөйли җитәкче.
Ә инде «ТКХ департаменты» төзегән мониторинг буенча шәһәр территориясен чистартуда нык ярдәм күрсәтүчеләрне күрергә була. «А.М.Горький исемендәге завод» лидерлар рәтендә. Шулай ук мәктәп укучылары да җиң сызганып өмәләрдә катнаша.

– Кызганычка, үзе яшәгән шәһәрнең чисталыгына төкереп караучылар да җитәрлек. Мәсәлән, Ленин һәм Королев урамындагы элеккеге «Лукошко» кибетләре территориясе кызганыч хәлдә. Һәм ике атналык өмә нәтиҗәләре безне канәгатьләндерми. Җыештырылмаган урыннан чүп-чар җил белән чистартылганына оча. Шуңа да күмәкләшеп, беркетелгән территорияләрне тиешле хәлгә китерү мөһим, – дип дәвам итә Рамил Гыйрфанов.

Зиратларның торышына да зур игътибар бирелә. Әлегә кар эреп бетмәү сәбәпле, билгеләнгән чаралар 12 майдан башлана. Узган ел кебек үк ике шәһәр зираты да участокларга бүленеп, оешмаларга тапшырылачак.

– Контейнерлар кайда юк, шунда чүп өеме барлыкка килә. Тиешле урыннарга савытлар урнаштырырга кирәк, – дип фикерен җиткерде район башлыгы Александр Тыгин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100