Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районы кырларында үсүче көнбагышның технологик өлгерешен тизләтәләр
Көнбагышны районда 6 мең гектарда җыеп аласы бар.
(Яшел Үзән, 12 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Бу көннәрдә Яшел Үзән районы кырларында үсүче көнбагышны десикациялиләр. Бу процесс культураның технологик өлгерешен тизләтә, урып-җыюны җиңеләйтә, шулай ук аны төрле гөмбә авыруларыннан саклый. Монысы исә уңышны тулысы белән саклап калырга ярдәм итә.
– Көнбагышны районда 6 мең гектарда җыеп аласы бар. Әлеге культура урагы бөртеклеләр белән чагыштырганда күпкә үзенчәлекле, четерекле. Көнбагыш тамырда килеш дымлылыгын киметсен өчен аны авиация ярдәмендә сиптереп корыталар. Самолетлар бүген десикацияләү дигән шул эшне башкара. Хәзер генә түгел, ә гомер буе шулай эшләдек. Массаны киптергәннән соң, 10 көн узгач, уңышны җыеп алырга мөмкин. Бу эшне трактор белән башкарган булсак, бик уңайсыз һәм җирләр тапталып беткән булыр иде, – дип аңлатты безгә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин.
Көнбагыш иң отышлы, табыш бирә торган культура булып кала бирә. Аңа сорау да зур, бәясе дә канәгатьләнерлек. Шуңа да бүгенге көндә аны югалтуларсыз җыеп алу аграрийлар алдында төп бурыч булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз