news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы кешесе Васильево китапханәсенә 100 китап алырга акча күчергән

Китаплар алу өчен акча күчергән хәйрияче үз исемен күрсәтергә теләмәгән.

Яшел Үзән районы кешесе Васильево китапханәсенә 100 китап алырга акча күчергән
Яшел Үзән районы үзәкләштерелгән китапханә системасы

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яшел Үзән районы кешесе бу районның Васильево бистәсе китапханәсенә 100 китап сатып алыр өчен акча күчергән. Бу хакта Яшел Үзән үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчелеге хәбәр итә.

“Китап укучыбыз Васильеводагы китапханәләрнең берсеннән Бродскийның шигырьләр җыентыгын сораган. Әмма ул китапханәдәге бердәнбер җыентык кулда булган. Шуңа күрә укучыбыз 100 китап сатып алыгыз дип китапханәгә хәйрия акчасы күчергән”, - ди Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Әнисә Оченева.

“Ни өчен 100 китапмы? ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә, әлбәттә”, - ди китапханәчеләр. Алар укучылар тарафыннан иң сорала торган китапларны сайлап алганнар.

Китаплар алу өчен акча күчергән хәйрияче үз исемен күрсәтергә теләмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100