Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районы җитәкчесе язгы кыр эшләренең барышы белән танышты
Бүгенгә хуҗалыклар уҗым культураларын тукландыру һәм тырмалау белән шөгыльләнә.
(Яшел Үзән, 3 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Ул «Восток Зернопродукт» АҖ һәм «Тау Иле» хуҗалыгы кырларын йөреп чыкты. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.
Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм механизаторлар белән аралашты. Аның сүзләренчә, бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы турында онытырга ярамый.
«Безнең аграрийлар халыкны азык-төлек белән тәэмин итү буенча мөһим бурычны үти. Алар барысы да үз урыннарында, басуларда эш кайный», — диде район җитәкчесе.
Бүгенгә хуҗалыклар уҗым культураларын тукландыру һәм тырмалау белән шөгыльләнә, язгы кыр эшләре гадәттәгедән иртәрәк, һава шартларына бәйле рәвештә башланды, дип хәбәр итә район советының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз