Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәйге уздырып тикшерделәр
Нәтиҗә буенча беренчелеккә "ВЗП Заволжья" ширкәте чыккан, икенчедә – "Тау Иле", өченчедә – "Күгәй" хуҗалыгы.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Яшел Үзән, 21 апрель, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәйге уздырып тикшерделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Җиңүчеләрне, составына Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм башкалар кергән жюри әгъзалары билгеләде.
Комиссия район буенча 6 хуҗалыкны карап чыкты. Тикшерү барышында язгы кыр эшләренә техниканың төзеклегенә, әзерлегенә хезмәтне саклау тәртибенә басым ясалды.
Нәтиҗә буенча беренчелеккә "ВЗП Заволжья" ширкәте чыккан, икенчедә – "Тау Иле", өченчедә – "Күгәй" хуҗалыгы.
Бүгенге көндә район кырларында дым каплату белән шөгыльләнәләр, ашлама сибәләр. Шушы көннәрдә чәчүгә дә керешәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз