news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы башлыгы шәһәр һәм район активы белән очрашты

Р.Хәсәнов күп тапкырлар ассызыклап үткәнчә, тырышлыкларны берләштереп һәм командада эшләп кенә уңышка ирешергә мөмкин

(Казан, 25 ноябрь, “Татар–информ”). Яшел Үзән районы башлыгы Радик Хәсәнов шәһәр һәм район чараларында актив катнашучылар белән очрашулар үткәрү инициативасы белән чыкты.
Р.Хәсәнов күп тапкырлар ассызыклап үткәнчә, тырышлыкларны берләштереп һәм командада эшләп кенә уңышка ирешергә мөмкин. Ул шәһәр һәм район белән җитәкчелек итү эшенә алынгач, активистларның нәкъ менә шундый командасы формалаша башлый. Актив составына предприятие–оешмалар, ветераннар советы вәкилләре һәм студент яшьләр керә.
Горький исемендәге Мәдәният сарае залында бәйрәм концерты нәкъ менә шулар өчен оештырылган иде. Анда Яшел Үзән һәм Казанның профессиональ коллективлары катнашты. Яшел Үзән халкы исеменнән район башлыгы концертка килүчеләргә шәһәр һәм район җитәкчелеге инициативаларын хуплап каршы алганнары өчен рәхмәт белдерде.
Радик Хәсәнов барлык катнашучылар һәм тамашачыларга ныклы сәламәтлек, уңышлар теләп калды һәм мондый очрашулар традициягә әвереләчәк, дип вәгъдә бирде. Бу хакта Яшел Үзән муниципаль район Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100