news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы башлыгы Идел аръягы зонасы җирлекләрендә булды

Радик Хәсәнов Идел аръягы зонасы җирлекләрендә булды, дип хәбәр итә Яшел Үзән районы Советының матбугат хезмәте

(Яшел Үзән, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Юлия Демченко). Яшел Үзән районы башлыгы Радик Хәсәнов Идел аръягы зонасы җирлекләрендә булды, дип хәбәр итә Яшел Үзән районы Советының матбугат хезмәте.
Ул Мамадыш-Әкил авылында агымдагы елда 90 ел тулачак мәктәп бинасын карады. Бинаның түбәсен ремонтларга кирәк. Яшел Үзән районы башлыгы мәгариф идарәсе башлыгы Екатерина Нагумановка ремонт эшләре башлау өчен проект-смета документларын эшләүне йөкләде. Аннары кунаклар Луиза Измайлованың шәхси ярдәмче хуҗалыгында булды. Ул сыерлар һәм үгезләр асрый, ә ире бал кортларын үрчетү белән шөгыльләнә. “Күреп торасыз, кеше эшли икән аның нәтиҗәсе дә бар, мондый кешеләрне үрнәк итеп күрсәтергә кирәк”, - дип ассызыклады район башлыгы.
Аннары район башлыгы “Кызыл Шәрык нәсел эше” ҖЧҖтә булды, анда 32 эшче иң заманча технологияләр буенча меңнән артык бозау үстерә. Радик Хәсәнов предприятие хезмәткәрләренең теркәү хезмәтендә һәм техник инвентарлаштыру бюросында документларны рәсмиләштерү белән кыенлыклары булуын исәпкә алып, бу мәсьәләне кичектермичә хәл итәргә боерды.
Район башлыгы Татар Танае авылында чистартылган мәйданда уйнаучы хоккейчыларын күрде. “Сез күрәсезме, аларның махсус мәйданнары юк, әмма алар җаны-тәннәре белән бирелеп уйныйлар, мәйданнарын чистарталар. Кызганыч, шәһәрдә мондый мөнәсәбәт сирәк очрый”, - дип белдерде Радик Шәүкәт улы. Балалар белән истәлеккә фотога төшкәч ул яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык идарәсе башлыгы Илдар Садриевка яшь хоккейчыларга уен мәйданы булдырырга ярдәм итәргә боерды. Кунаклар мәктәптә грант исәбенә сатып алынган җиһазларны карадылар.
Район башлыгы Муллаиле авылында да булды. Яшел Үзән районы башлыгы сүзләренчә, без булган авылларның һәрберсендә дә халык тарихка хөрмәт белән карый, һәр торак пунктта музей бар. Радик Хәсәнов 3 елдан 140 ел тулачак мәчеттә булгач, Равил хәзрәттән аны ремонтлау өчен проект-смета документлар әзерләвен сорады. Яшел Үзән районы башлыгы Иделъарягы зонасының авыл җирлекләре аякларында нык тора һәм районның икътисади, социаль һәм мәдәни тормышында мөһим роль уйныйлар дип нәтиҗә ясады сәфәренә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100