news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән районы башлыгы Эшкуарлар советы әгъзалары белән очрашты
Радик Хәсәнов эшкуарларны районның икътисад и хәле белән таныштырды
Скопировать ссылку
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән районы башлыгы Радик Хәсәнов Яшел Үзән муниципаль районында Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча иҗтимагый совет әгъзалары белән очрашты.
Радик Хәсәнов эшкуарларны район икътисады белән таныштырды. Аның сүзләренчә, кыенлыкларга карамастан, ел ахырына кадәр җитештерү күләмен 93–94 процентка җиткерү планлаштырыла. Ел башындагы катлаулы вәзгыятьне предприятие хезмәткәрләренең җайга салынган эше һәм район, республика һәм Россия җитәкчелеге ярдәме белән җиңеп чыктык.
Яшел Үзән районы башлыгы федераль хөкүмәтнең хезмәт базарындагы киеренке хәлне бетерү өчен тәкъдим иткән программалар турында сөйләде. Ил җитәкчелеге бизнес алып бару өчен ярдәм итәргә теләсә дә, күп кенә эшкуарлар бу программалардан файдаланырга ашыкмый. Яшел Үзән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Мәшгульлек үзәге һәм авыл җирлекләре җитәкчелеге бу юнәлештә җитәрлек эшләмиләр, дип саный район башлыгы.
Очрашу ахырында Яшел Үзән районы башлыгы киңәшмәдә катнашучыларга уртак көч белән генә уңышка ирешеп булуын искә төшереп үтте. “Тәкъдимнәрегезне әйтегез, мин аларны карарга һәм ярдәм итәргә әзер. Бизнесны үстерү һәм район икътисадын ныгытуда мин сезнең беренче ярдәмчегез”, - дип тәмамлады район башлыгы чыгышын, дип хәбәр итә Яшел Үзән районы Советының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2