news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы балаларының җәйге ялын оештыруга 28 млн 218 мең 400 сум акча күчерелгән

6416 юллама биреләчәк.

Яшел Үзән районы балаларының җәйге ялын оештыруга 28 млн 218 мең 400 сум акча күчерелгән
Рамиль Гали

(Яшел Үзән, 24 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова).  2018нче елның җәендә балалар һәм яшьләр берничә юнәлештә ял итә һәм берүк вакытта эшли дә алачак. Моның өчен Яшел Үзән районына республика бюджетыннан 28 млн 218 мең 400 сум акча күчерелгән. Бу 6416 юллама дигән сүз, дип яза җирле басма.

Җәйге ялны һәм сәламәтләндерүне оештыру турында район һәм шәһәр Советының 37нче сессиясендә Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Нуриева тәфсилләп сөйләде. Быелгы җәйдә барлыгы 6416 бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Моңа мәктәп яны, хезмәт һәм ял, палаталы, профильле сменалы һәм стационар лагерьлар керә.

– Норматив финанс чыгымнары бер балага көненә ялның төрлелегенә карап билгеләнә. Стационар лагерьда ул 732,81 сум булса, мәктәп яны лагерына йөрүчеләр өчен 158,11 сум тәшкил итә. Елдагыча, бюджет өлкәсендә эшләүче әти-әниләр өчен юлламаның норматив бәясенең 85 процентын бюджеттан субсидия хисабына түләнә. Әти-әниләргә 15 процентын гына капларга кала. Предприятиеләрдә эшләүчеләргә шулай ук ташламалар каралган, – дип сөйли җитәкче.

Яшел Үзән районында җәйге чорда М.Җәлил исемендәге, «Горьковец» һәм «Васильевский» шифаханәсе территориясендә балаларны сәламәтләндерү лагерьлары эшлиячәк. М.Җәлил исемендәге лагерьда беренче смена 6 июньдә, «Горьковец»та – 29 майда, «Васильевский»да – 1 июньдә башланачак. Авыр тормышта яшәүче һәм социаль яктан куркыныч хәлдә калган балаларга ТР Сәламәтлек саклау линиясе буенча шифаханәләргә 93 юллама биреләчәк. Шулай ук ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгыннан югарыда әйтелгән катламнан 126 бала шифаханә һәм лагерьларда ял итә алачак.

Җәй ял итеп кенә калмыйча, азрак акча эшләп алырга да мөмкинлек бирә бит әле ул. «Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ннән якынча алынган мәгълүматлар буенча, быел каникул чорында 920 балигъ булмаганнар һәм яшүсмерләр эшкә урнаштырылырга тиеш. Шул исәптән 589 – шәһәрдә, 331 – районда, диелгән хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100