news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән районы Бакырчы авылында тагын бер ай калыкты

Яңа мәчетне шушы авылда туып үскән Әлфия һәм Рафыйк Бәхтияровлар әнкәләре Суфия апага багышлап салган.

 (Яшел Үзән, 17 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлнара Вәлиева). Татарстанның Яшел Үзән районындагы Бакырчы авылы тарихында зур хәрефләр белән язып куярлык вакыйга – мәчет ачылды. Аның да ниндие, якын-тирәдә булмаганы, дип хәбәр итә районның “Яшел Үзән” газетасы.

Совет заманында бәйрәмнәрдә уздырыла торган демонстрацияләр бетерелгәннән соң, Бакырчы авылы урамнарының бу кадәр халык ташкынын күргәне булдымы икән? Юктыр... Шушы авылның данын бөтен республикага таныткан «Болгар радиосы» кайтып көтү көткәндә дә алай ук булмады ул. Чөнки бу юлы чараның мөһимлеге дә, статусы да башка.

Шушы авылда туып үскән Әлфия һәм Рафыйк Бәхтияровларның әнкәләре Суфия апага багышлап салган әлеге мәһабәт иман йорты ачылу тантанасына мәртәбәле кунаклар кайтты. Тантананы районның имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин изге дога белән башлап җибәрде. Догаларны укуны бик моңлы тавышы белән Мөхәммәдия мәдрәсәсенең икенче курс шәкерте - Бакырчы егете Рәмис Шәйхуллин дәвам итте.

“Шушы мәчетнең биек манарасыннан агылган азан һәрберегезнең күңеленә иман нуры иңдерсен, мәдрәсәдә шәкертләр күп булсын”, – дип, хәзрәт җылы теләкләрен дә әйтте.

Моңа кадәр авылның дин учагы булган мәчет хәзер халкына мәдрәсә буларак хезмәт итүен дәвам итәчәк. Ул мәет юа, хатын-кызлар һәм ирләр өчен аерым тәһарәт ала, госел коена торган уңайлыклары булдырылган подвалны санамаганда, ике катлы, биеклеге 22 метрлы яңа мәчет белән тоташтырылган.

Сургуттан хәтле шушы тантананың шаһиты булырга кайткан Таһир хәзрәт Саматов та мәчет салу кебек изге эшне башкаручыларга карата булган соклануын яшермәде: “Исламда ике кешегә көнләшеп карарга мөмкин. Беренчесе – мин дә шулай итеп укырга өйрәнсәм иде, дип Коръән укучыга. Икенчесе – минем дә аныкы кебек байлыгым булып, шундый ук изге гамәлләр кыла алсам иде, дип мәчет салучыга. Күркәм эшләре белән үрнәк булырлык зыялы шәхесләр чыккан авылда яшәвегез белән сез бәхетле”, – диде ул.

«Урыс баеса – чиркәү сала, татар баеса – хатын ала» гыйбарәсен сызып атып, башкарган эше белән киресен исбатлаган Әлфия белән Рафыйк Бәхтияровлар, үзләрен тәрбияләп үстергән әнкәләренә багышлап салган һәм аның исемен мәңгеләштереп «Суфия» исемен биргән мәчет төзелешендә катнашкан, әзме-күпме, хәленнән килгән кадәр булышкан барлык кешеләргә зур рәхмәтләрен җиткереп бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар. Ә Диния нәзарәте бүләге – яңа чапанны, авылның имам-хатыйбы Әнәс Закировның иңнәренә Таһир хәзрәт Саматов салды.

«Суфия» мәчетенең проекты Илгиз Җамалетдиновныкы. Ул да: “Төрле проектлар була. Әлеге мәчетнеке беренче көннән үк бик уңай барды. Сызымнан башлап эшләп бетергәнчегә кадәр бернинди җитди проблема да тумады. Изге эшкә җил дә уңай исә, күрәсең”, - диде канәгатьлек белән.

Соңгы арада Бакырчыга, чынлап та, Аллаһының рәхмәте яуган диярсең! Биредә бик күп эшләр башкарылды. Бу хакта район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев тә искәртте: “Хәзер теләгән бөтен нәрсәгез бар: юлыгыз, күперегез, мәдәният йортыгыз, бер авылда да булмаган мәчетегез, матур күл буйларыгыз – бар да бар. Бер нәрсәгез – сугыш каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәлегез юк. Бакырчылыларның куйган максатларына ирешү өчен барысын да эшләгәннәрен беләбез, шуңа кабат биредә җыелышачагыбызга бер шигем дә юк”, - диде.

Бакырчылылар өчен бәйрәмгә әверелгән бу көн мәчет намазы, Гәбделхәким Сәфәрханов, Илдар Гатауллин, Габделхәмит Зиннәтуллин хәзрәтләрнең бик эчтәлекле вәгазьләре белән дәвам итте. Аннары өйлә намазы укылды.

Авылларында еш оештырыла торган һәр чарага сый-нигъмәттән сыгылып торырлык итеп өстәл әзерләмәсә, бакырчылылар булмаслар иде, мөгаен. Татар халык киемнәреннән матур итеп киенгән киленнәр табын янында, аккошлар кебек йөзеп кенә, кунакларны кыстады. Гомумән, кай тарафка карасаң да, бердәмлек, ихласлык, оешканлык күңелләргә тагын да шатлык өстәде.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисләрендә әйткән: «Кем Аллаһның ризалыгын өмет итеп мәчет кора, Аллаһ ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт салып бирә». «Берәү мәчеткә бер палас җәйсә, ул кеше өчен җитмеш мең фәрештә истигъфар (ярлыкау сорар) кыла». «Кем мәчеткә ут кабызса, ул кеше өчен фәрештәләр шул мәчеттә яктылык беткәнгә кадәр истигъфар кылырлар».

Изге эш җирдә ятмас. Бәхтияровлар торгызган иман йорты нык нигезендә күп гасырлар буе балкып, нәселләрен данлап, манарасыннан авыл өстенә азан авазы яңгыратып торыр, диелә “Яшел Үзән” газетасы язмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100