Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән прокуратурасы суицидка этәрүче интернет-төркемнәрне ачыклаган
Әлеге интернет битләр Роскомнадзорга юлланылган һәм аларның эшчәнлеге туктатылган.
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган елда Яр Чаллы Прокуратурасы тыелган мәгълүмат билгеләре булган 17 интернет битнең эшчәнлеген туктатуны сорап, судка мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе экстремизм, ялган документлар ясау билгеләрен чагылдырган. Бу хакта "Интернет куркынычларыннан балаларны саклыйк" дигән темага багышланган "түгәрәк өстәл"дә Татарстан прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы закон үтәлешен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәенов хәбәр итте.
Казан шәһәре прокуратурасы әлеге юнәлештә эшләп, спайслар сату белән шөгыльләнүчеләрне ачыклаган. Шул сәбәпле, судка 70 ләп гариза юлланылган. Шулай ук, наркотик тәэсире алу өчен медицина препаратларын ничек, күпме күләмдә кулланырга кирәклеген күрсәткән интернет битләрнең дә эшчәнлеге туктатылган.
Нурлат шәһәрендә интернет аша законсыз рәвештә алкоголь продукциясен сатуның бер очрагы ачыкланган.
Яшел Үзән прокуратурасы “Вконтакте” социаль челтәрендә суицидка этәрүче ике төркемне ачыклаган. Әлеге интернет битләр Роскомнадзорга юлланылган һәм аларның эшчәнлеге туктатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз