news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән предприятиеләрендә хезмәтне саклау буенча чараларны финанслау турында сүз барды

Чыгышлар ахырында иң лаеклы хезмәткәрләр бүләкләнде.

(Яшел Үзән, 12 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлнара Вәлиева). Яшел Үзән муниципаль район башлыгы каршында узган Хезмәтне саклау буенча координацион советның киңәйтелгән утырышында 2017 ел өчен йомгак ясалды һәм 2018 елга планнар турында сөйләнде, дип яза җирле басма.

Шәһәр предприятиеләрендә хезмәтне саклау буенча чараларны финанслау, бездә һәм республика оешмаларындагы травматизм, «Серго исемендәге завод»та бу юнәлештәге эшчәнлекнең югары дәрәҗәдә оештырылуы хакында докладлар тыңланды. Чыгышлар ахырында иң лаеклы хезмәткәрләр бүләкләнде.
Корсовет эшчәнлеге – контроль һәмкүзәтчелек, көч куллану структуралары, прокуратура һәм профсоюз оешмалары белән тыгыз бәйләнештә тора. Узып баручы елны уңышсыз дип әйтеп булмас иде. Оешмаларда хезмәт иминлеге юнәлешендә бик күп эш башкарылган һәм эш урыннарында тиешле куркынычсызлык шартлары тудыру өчен шактый сумма тотылган. Нәтиҗәсе дә юк түгел: узган еллар белән чагыштырганда, 2017 елда предприятиеләрдә килеп туган аяныч хәлләр саны сизелерлек ким. Барлыгы 8 очрак, аларның 6сы – җиңелчә, 2се – авыр.

– Корсовет әгъзаларының күчмә утырышлары барышында (ә алар быел 25), предприятие хезмәткәрләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүгә, эш барышында техник куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә, һөнәри авыруларны кисәтү һәм производство травматизмына зур игътибар бирелде. Без эшчәнлекнең төрле сферасында булдык: төзелеш, медицина, мәгариф, мәдәният, сәүдә һәм шулай ук, авыл хуҗалыгы. Араларында Серго заводы, «Майский», «Ак Барс» кошчылык комплексы» кебек үрнәк итеп куярлык оешмалар белән бер рәттән, «Красный Восток Агро» шикелле хезмәт иминлеге һәм техник куркынычсызлык өлкәсендә җитешсезлекләре булганнары да бар. Хәтта безнең утырышны үз оешмалары территориясендә уздыруга каршы чыгучылар да табылды, мәсәлән 758 штатлы «Тандер» АҖ. Анда эшләүчеләрнең хезмәт шартлары турында үзебезгә чамаларга кала, – дип чыгыш ясады Хезмәт иминлеге буенча координацион совет рәисе урынбасары Светлана Кадырова. – Производствода травмаларны һәм һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларын финанслауның мөһимлеге турында гел әйтеп торабыз. Нигәдер бюджет оешмалары моңа бик теләми генә колак сала. Коммерция оешмалары Социаль иминият фондына, гомуми 20,5 млн сум кайтаруларын сорап мөрәҗәгать итсә, бюджетлылар 87,5 мең генә. Аларга әлеге мөмкинлектән файдаланырга киңәш итәбез.

Төрле оешма үз хезмәткәрләре иминлегенә, эш шартларына төрлечә карый. Мәсәлән, «Майский» теплицалар комплексы»нда куркынычсызлык һәм иминлек буенча чараларга бер кешегә елына 33 000 сум, Серго заводында 31 000 сум тотылса, кайсыбер оешмаларда бу сан юк дәрәҗәсендә. Гәрчә андый битарафлык өчен кесәгә яхшы гына сугарлык штрафлар кисәтеп торса да.

– Бездә куркынычсызлык дигәндә вак мәсьәләләр юк! Өйрәтелгән һәм инструктаж узган, кирәкле чаралар белән тәэмин ителгән хезмәткәрләр – иминлек залогы. Үзәк район больницасы белән тыгыз элемтәдә торабыз, эшчеләребез даими күзәтү уза, дәвалана. Спорт чаралары еш уздырабыз, бик күп кеше катнаша. Безнең «Волга» шифаханәсе серголыларны ел әйләнәсе кабул итә. Предприятиебездәге, эшчедән алып җитәкчегә кадәр, өч баскычлы хезмәт иминлеге эшчәнлеге үзенең нәтиҗәсен бирә, җитди бәхетсезлекләр юк, – дип уңышлы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты Серго заводының хезмәт, сәнәгать һәм экологик иминият идарәсе җитәкчесе Татьяна Мельникова.
Чынлап та, хезмәт иминлеге хәзерге технология һәм тизлек заманында бик мөһим өлкә. Һәр җитәкче аңа җитди караса иде, чөнки аның кул астында эшләгәннәрнең гаиләсе, туганнары бар. Һәм алар яннарыннан сау-сәламәт чыгып киткән якын кешесенең эштән шулай ук кайтып керәчәгенә өмет итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100