Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән полициясе «Сак булыгыз – мошенниклар!» профилактик пиар-акциясен уздыра
Бу социаль мошенниклар, яңа телефон афералары күбәюгә бәйле җинаятьләрне кисәтү максатыннан оештырыла.
(Яшел Үзән, 6 март, "Татар-информ"). 15 февральдән 12 мартка кадәр Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре «Сак булыгыз – мошенниклар!» профилактик пиар-акциясен уздыра, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.
Бу социаль мошенниклар, яңа телефон афералары күбәюгә бәйле җинаятьләрне кисәтү максатыннан оештырыла. Акция барышында участковый уполномоченныйлар халык җыеннары, профилактик әңгәмәләр уздыра, социаль мошенниклардан саклану буенча тәкъдимнәр кертелгән белешмәлекләр тарата.
Статистика күрсәтүенчә, мошенниклык ысуллары камилләшкәннән камилләшә бара. Кешеләрдә үз тормышы өчен курку хисе булмау, таныш булмаганнарга артык ышанучанлык, 2016 елда 134 мошенниклык очрагына китерде. Корбаннарының да яше төрле. 40тан артык кеше «бәлагә эләккән» туганнарын «коткару» өчен акчаларыннан колак какты. Интернет аша товар сатуга куйган 16 кеше дә кармакка эләкте. 17се, киресенчә, әйбер сатып алганда алданды. 9ы – ниндидер хезмәтләр тәкъдим иткән ялган игъланнарга «сатылды». Мог җизалы дарулар, приборлар сатып алулар, бозыкны алдырулар, күрәзәчелеккә ышанулар һәм башка бик күп очраклар теркәлде.
Шуларны истә тотып, эчке эшләр хезмәткәрләре халык арасында аңлату эшләрен күп алып барды. Шуның нәтиҗәсендә 80 кеше мошенниклар ялганына ышанмады һәм уяулыклары аркасында акчаларын саклап калды да инде.
Ничек кенә булмасын, таныш булмаган кешеләр тәкъдимнәре белән башта килешкәнче, акча күчергәнче киңәшләшү комачауламас. Аферистлар инструкцияләрен каршылыксыз үтәргә кирәк димәгән бит. Шалтыратучылар әйтеп торуы буенча финанс операцияләре кылудан сак булыгыз, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз