Яшел Үзән музеенда “Ход конем” күргәзмәсе ачылды
Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев коллекциясеннән экспонат та бар
(Казан, 29 август, “Татар-информ”). 26 августта Яшел Үзәннең тарих-мәдәни мирас музеенда “Ход конем” күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев коллекциясеннән шахмат та бар. Бу күргәзмә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының 20 еллыгы һәм Мәдәният елы уңаеннан “Казан Кремле” музей-тыюлыгы – Татарстан музейлары” проекты кысасында уздырыла торган чара булып тора.
Күргәзмәдә шулай ук Татарстанда шахмат спортында ирешелгән уңышлар, биш тапкыр Россия чемпионы, СССР чемпионатлары финалчысы, турнирлар призеры Рәшит Нәҗметдинов һәм Россия һәм халыкара турнирлар җиңүчесе Алиса Галләмованың уңышлары да күрсәтелгән. Күргәзмә 20 сентябрьгә кадәр эшли, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.