news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы полиция лейтенантына фатир ачкычы тапшырды

Быел ул да совет милициясе 100 еллыгын билгеләгәндә монда эшли башлывының 10 еллыгын билгели.

(Яшел Үзән, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләнгән көнне полиция лейтенанты Степан Долгаревка Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин ике бүлмәле фатир ачкычы тапшырды, дип яза җирле басма.

– Без бу фатирны бик көттек, – дип сөйли бу уңайдан Степан Долгарев. – Хатыным белән Волжскида фатирда торырга туры килде безгә. Рәхмәтебез бик зур.

Степан бу системада 2007 елдан бирле эшли. Быел ул да совет милициясе 100 еллыгын билгеләгәндә монда эшли башлывының 10 еллыгын билгели. Хезмәтен патруль-пост бүлегендә башлап, башта анда чирканчык алган. Аннан соң җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә тәҗрибә туплаган. Ә хәзер ул иң зур һәм иң катлаулы участокларның берсе булган Загородный, сәнәгать зонасында – участок оперуполномоченные. Барлыгы 6 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрнең хезмәтен күргәннәр, бәяләгәннәр һәм бүләкләгәннәр. Ул үзе дә үз чиратында аңа өмет баглаучыларның йөзенә кызыллык китермәс. Эшен җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100