news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән мэры сукбай хайваннарны контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды

Михаил Афанасьев сукбай хайваннарны аулау өчен мөмкинлекләр эзләргә кушты.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Осиново бистәсендә 11 яшьлек балага этләр һөҗүм иткәннән соң, сукбай хайваннарны контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды.

Район башлыгы урыннарда эшнең көчәйтелергә тиешлеген искәртте. Ул сукбай хайваннарны аулау өчен мөмкинлекләр эзләргә кушты.

«Сез урыннарда эшлисез, сукбай этләр җыела, йөри торган урыннарны, аларны кемнәрнең ашатуын яхшы беләсез. Иминлеккә куркыныч янавы турында шикаять килде, моңа кичекмәстән җавап бирергә кирәк! Юкса, кадрларны алыштырырга туры киләчәк!» - дип белдерде Афанасьев.

Ул билгеләп үткәнчә, кичәге хәлдән соң «Кот и пес» зооприюты хезмәткәрләре 11 этне тоткан. Бу эш дәвам итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Осиновода 11 яшьлек баланы эт тешләве хакында хәбәр иткән иде. Аны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Хәзер ул реанимациядә, хәле авыр, әмма тотрыклы. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot