news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән медицина училищесына яңа директор билгеләделәр

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Яшел Үзән медицина училищесы» ДАҺББУ директоры вазыйфасына Рашат Латыйпов билгеләнде.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Яшел Үзән медицина училищесы» ДАҺББУ директоры вазыйфасына Рашат Латыйпов билгеләнде. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Белешмә: Рашат Вәгыйзович Латыйпов 1964 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Буа районының Сарсаз авылында туган.

1987 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлады. 1988 елда – «Оториноларингология» белгечлеге буенча Куйбышев медицина университетының интернатурасын, 1997 елда Казан дәүләт медицина академиясе аспирантурасын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеге: 1988–1999 елларда – табиб-оториноларинголог; 2000–2004 елларда – Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы; 2004–2007 елларда – Казан шәһ. Башкарма Комитетының Сәламәтлек саклау идарәсенең сәламәтлек саклау бүлеге; 2007–2014 елларда – «16нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» МССУнең баш табиб урынбасары; 2014 г. – хәзерге вакытка кадәр – КДМУ оториноларингология кафедрасы доценты. 

Медицина фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасының атказанган табибы. «РФ Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе, «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100